«Син һәрчак йөрәгемдә, Татарстаным!»: туган якны өйрәнү квесты (12+)

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, 13 нче санлы китапханәдә туган якны өйрәнү квесты узды. Ул уен-сәяхәт формасында үтте, аның барышында укучылар, билгеле маршрут буенча хәрәкәт итеп, туган шәһәрнең истәлекле урыннарын тәкъдим итүче тукталышларга килеп чыкты. 

фото
13ф.Краеведческий квест (4)
13ф.Краеведческий квест (2)
13ф.Краеведческий квест
13ф.Краеведческий квест (3)

Квестта катнашучыларга төрле сынауларны җиңеп чыгып – башваткычларны һәм табышмакларны чишеп, максатларына ирешергә кирәк булды. Квесттагы барлык биремнәр республиканың күренекле, истәлекле һәм тарихи урыннарына багышланды. География, тарих һәм туган якны өйрәнү буенча интеллектуаль биремнәр Чаллыда яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләре турында хикәя язу кебек иҗади биремнәр белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: